ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

285 яшь табигать сөюче «Байтик» балалар лагерына җыелды. Бу көннәрдә биредә юннатларның 7 нче республика слеты уза. Оештыручылар катнашучылар өчен квестлар, интерактивлар һәм экскурсияләр әзерләгәннәр, балалар, үз чиратында, шулай ук калышмый – танышу очрашулары һәм кичке чаралар кысаларында үз талантлары белән уртаклашалар.

В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Чистай филиалы волонтерлары Чистайның Водников бистәсе территориясендәге өмәдә катнашып, территорияне җыештырдылар. 30га якын активист дамба янындагы ботакларны һәм чүп-чарны җыйды.

Экологик олимпиадаларда һәм конкурсларда җиңүчеләр, экологик проектларда һәм акцияләрдә актив катнашучылар. Бүген Чиләбегә иң яхшы белгечләр һәм табигатьне саклаучылар җыелды.


14
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Иртәгә үк Бөтенроссия балалар экология форумының икенче этабы узачак. Татарстан командасы Чиләбегә килеп җитте инде, анда ул илнең 50 төбәгеннән мәктәп укучылары белән көрәшәчәк. Татарстанның яшь натуралистлары «Экологик гадәтләр – һәр йортка» проектын тәкъдим итәчәк.

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының профсоюз комитеты рәисе Николаева Юлия Вячеславовна Россия Федерациясе оборона министрының «Хезмәттәге батырлыгы өчен» медале белән бүләкләнде. Югары бүләк – бөтен коллективның Ватанны саклаучыларга ярдәм итүдәге казанышларын тану һәм өлешләрен бәяләү.

«Табигатьне торгызу өчен җанлы гамәл» – экология буенча «Табигатьне торгызу» хәйрия фонды тарафыннан бушлай җибәрелгән агарту курсы. 


11
октябрь, 2024 ел
җомга

Татарстанның Иреклеләр мәгълүмати-ресурс үзәге ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәмендә «Эфирда яхшылык» ирекле эшчәнлеген иң яхшы яктыртуга конкурс игълан итә. Гариза бирү кампаниясе 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Узган атнада Экология министрлыгының атмосфера һавасы пычрануын автоматик контрольдә тотуның ике станциясе күкерт водороды буенча артыклык очракларын теркәде:

500 килограмм кәгазь калдыклары, димәк, 5 агач коткарылган. Тәтеш районының Олы Шәмәк мәктәбендә узган көзге игелек атнасы нәтиҗәләре әнә шундый. 

Кама яны территориаль идарәсе экологлары өлкән сыйныф укучыларына булачак һөнәрләрен билгеләргә ярдәм итә. «Экологик белем һәм тәрбия» программасы кысаларында экологик күзәтчелекне тәэмин итү бүлегендә экскурсия оештырылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International