ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

«Иң актив укучы», «Иң актив сыйныф», «Иң актив мәктәп», «Иң яхшы муниципаль район» – барлыгы 80 җиңүче. Бүген В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясендә узган тантаналы чарада «Мәктәп экопатруле» республика конкурсы кысаларында иң күп чүплекләр тапкан Татарстанның иң яхшы укучыларын һәм батареялар җыю акциясендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Урын очраклы сайланмаган – киләсе ел Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде.


29
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстанның Экология министрлыгы 30 ноябрьдә «Мәктәп экопатруле» конкурсына йомгак ясый.

«Иң актив укучы», «Иң актив сыйныф», «Иң актив мәктәп», «Иң яхшы муниципаль район» – республика «Мәктәп экопатруле» конкурсы кысаларында чүплекләрнең иң күп санын ачыклаган Татарстанның иң яхшы укучыларын 30 ноябрьдә В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясендә бүләкләячәкләр.  Быел конкурска 7349 гариза килде, ә бу 2022 елга караганда ике тапкыр күбрәк. Конкурсның 9 еллык тарихында экологлар чүплекләр турында 46 меңнән артык хәбәр алдылар.


30
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстанның иң яхшы укучылары - иң күп сандагы чүплекләрне һәм батарейлар җыю акциясендә җиңүчеләрне ачыклаган экологлар ярдәмчеләрен бүген Бәшир Рәмиев исемендәге яңа ИТ-паркта бүләкләделәр. Биредә 2022 елда «Мәктәп экопатруле» республика конкурсына йомгак ясадылар.


29
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

«Иң актив мәктәп укучысы», «Иң актив сыйныф», «Иң актив мәктәп», «Иң яхшы муниципаль район»- номинацияләр шундый. «Мәктәп экопатруле» республика конкурсы кысаларында чүплекләрнең иң күп санын ачыклаган экологлар ярдәмчеләре булган Татарстанның иң яхшы укучыларын 30 ноябрьдә Бәшир Рәмиев исемендәге яңа ИТ паркта бүләкләячәкләр.


26
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

1 нче номерлы Чаллы мәктәбенең 7 сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары өчен Министрлыкның Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары экология дәресе үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International