ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Алексеевск районында мониторинг үткәргәндә, Биләр авылындагы элеккеге полигон территориясендә каты көнкүреш калдыкларының санкцияләнмәгән урынга чүплек туплануын ачыклаган.
Министрлыкның Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Аксубай районының Иске Ибрай авылында торак йортлардан чыккан калдыкларның сортларга аерылмавын ачыклаган. Санкцияләнмәгән чүплекнең мәйданы - 140 кв.м., күләме 50 куб.м. тәшкил итә.
Металл койма тотып, Бизнә елгасына һәм аның яр буе полосасына ирекле үтеп керү юлын чикләгәннәр. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсенә шундый мөрәҗәгать килеп иреште.
ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары төзелеш калдыкларын санкциясез ташлау урыннарын ачыклаган.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе хезмәткәрләре, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча ЮХИДИ бүлегенең теркәү-имтихан бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, «Чиста һава» операциясе үткәргән.