Экологлар кушуы буенча Бизнә елгасы буендагы койма сүтелде

2021 елның 16 июле, җомга

Металл койма тотып, Бизнә елгасына һәм аның яр буе полосасына ирекле үтеп керү юлын чикләгәннәр. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсенә шундый мөрәҗәгать килеп иреште.

Экологлар Спас районының Никольское авылына юл тотты. Тикшерү барышында сулык янәшәсендә үк урнашкан койма барлыгы ачыкланды.

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.12.1  «Гражданнарның гомумкуллану су объектына һәм аның яр буе полосасына ирекле якынлаша алуын тәэмин итү шартларын үтәмәү» ст. буенча гаепле затка карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Хәзерге вакытта койма сүтелгән.

Исегезгә төшерәбез: су саклау зонасы сулык янына килергә теләгән һәркемгә ачык булырга тиеш. Су янындагы 5 метрдан алып (кечкенә елгаларда) 20 метрга кадәрге (зур сулыкларда) җир хосусыйлаштырыла алмый. Яр буе полосасындагы барлык койма һәм киртәләр законсыз санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International