Чистайда 450 кв. м мәйданлы чүплек бетерелгән

2021 елның 15 июле, пәнҗешәмбе

ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары төзелеш калдыкларын санкциясез ташлау урыннарын ачыклаган. Бина сүтүдән калган чүп-чар  Чистай шәһәренең 450 кв. м мәйданлы территориясен чүпләгән, аның күләме 675 куб. м тәшкил иткән.

Хәзерге вакытта чүплек Чистай районы администрациясе тарафыннан бетерелгән, территория санитар тиешле хәлгә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International