«Территория иртәгә» халыкара экология телефестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Фестиваль Түбән Новгородта Россия һәм Беларусь Республикасының экологик агарту мәсьәләләрендә хезмәттәшлеге эгидасы астында уздырыла.
«Бердәм Россия»гә иҗтимагый ярдәм штабында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты белән берлектә экофестиваль узды. Бу көннең төп вакыйгасы «Җиргә сак булыгыз» күргәзмәсен ачу булды, анда фотограф Марат Кимның әйләнә-тирә мохитне саклау темасына эшләре тәкъдим ителгән иде. Катнашучылар сүзләренчә, фоторәссамның һәр кадры планетаны, уртак йортыбызны сакларга чакыра.
Узган ялларда Казанның Кремль яры буенда беренче «Экофест» яшьләр экологик фестивале узды. Фестивальгә, интерактивта катнашу өчен, экологиягә битараф булмаган 1,5 мең татарстанлы килде. Фестиваль мәйданчыкларында катнашучылар белем бирү мастер-классларында катнашып, үзләренең экологик белемнәрен тулыландыра алдылар, шулай ук интерактив уеннарда һәм конкурсларда катнашып, уңай энергия алдылар. Бу ял көннәрен экологиягә багышларга карар иткән һәркемгә кибетләрдә ничек итеп экологияле рәвештә сатып алып булуы һәм төзелеш өчен материаллар сайлап булуы турында аңлаттылар. Иҗади остаханәдә кунаклар үзләренең кастом киемнәрен ясый, шоппер тегә һәм үсемлек утырта алдылар.
9.00 сәгатьтән башлап Яр Чаллы халкы «Прибрежный» паркындагы «Сделаем! 2020» Бөтендөнья чисталык көненә чакырыла, ә 13:00 сәгатьтә Җиңү паркында «ЭкоОсень» интерактив экология фестивале башлана.