«Территория иртәгә» халыкара экология телефестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Фестиваль Түбән Новгородта Россия һәм Беларусь Республикасының экологик агарту мәсьәләләрендә хезмәттәшлеге эгидасы астында уздырыла.
Фестиваль кысаларында видео-эшләр конкурсы узачак. Анда журналистлар, иҗади яшьләр һәм экологик видеоконтентны яратучылар катнаша ала.
Сайлап алу өчен алты номинация бар:
1) ЭкоКино – экология турында сериаллар, документаль һәм нәфис фильмнар
2) ЭкоПроект – экология тематикасына телепрограммалар, телепрограммалар циклы
3) ЭкоРепортаж – мәгълүмати сюжет, очерк, экологик яшәү рәвеше турында репортаж жанрындагы материаллар
4) ЭкоРолик – анимация эшләре, 3 минутка кадәр социаль реклама видеороликлары
5) Ак ләкләк – Беларусь Республикасыннан экологик кино җитештерүчеләргә багышланган махсус номинация
6) Табигать балалары – профессиональ булмаган иҗади балалар һәм яшьләр коллективлары эшләре, экология темасына авторлык видео-эшләре
Конкурста катнашу өчен 1 августка кадәр рәсми сайтта гариза бирергә кирәк: https://территория-завтра.рф/
Йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү 2025 елның сентябрендә булачак.
Исегезгә төшерәбез, конкурсның максатларыннан берсе – халыкның экологик грамоталылыгын, аның экология өлкәсендәге дәүләт бурычлары турында мәгълүматлылыгын һәм заманча экологик технологияләр турында белем дәрәҗәсен арттыру, бу исә «Экологик иминлек» илкүләм проектының максатларына ирешүгә ярдәм итә.