28-30 сентябрь көннәрендә «Байтик» белем бирү-савыктыру комплексында «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәтенең республика слеты һәм Татарстан Республикасы Яшь натуралистлар слеты узды. Оештыручылар – ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, ТРда РГБ, ТР «Чиста булачак» яшьләр иҗтимагый оешмасы.
29-31 октябрь көннәрендә Мәскәүдә «Эколог волонтерлар» россиякүләм иҗтимагый хәрәкәтенең I гамәлгә кую съезды булып узган. Чарада Россиянең 50дән артык төбәгеннән вәкилләр катнашкан, алар арасында Татарстан Республикасының «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте җитәкчесе Диләрә Сатикова да бар.
Агарту акциясенең чираттагы сезоны исәп буенча өченчесе булачак.
Анда катнашу өчен республика шәһәрләре һәм торак пунктларыннан кимендә 3 кешелек яшьләр командалары чакырыла, аларның берсе – әйдаман (16 яшьтән өлкәнрәк), 2се – әйдаман ярдәмчесе (14 яшьтән өлкәнрәк).