«Ярдәм» фестивалендә 900 килограммнан артык макулатура җыелды

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе

Кичә, «Сәйдәш» мәдәни үзәге каршындагы мәйданда, ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгы һәм яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь) ярдәмендә «Ярдәм» хәйрия экологик фестивале үткәрелде.

Битараф булмаган казанлылар игелекле эш эшләргә – балалар йортларына һәм махсус үзәкләргә ярдәм  итү өчен икенчел чималны  тапшырырга килделәр.

Фестивальдә катнашучыларның барысы өчен дә эко эшләнмәләр ярминкәсе, мастер-класслар, уеннар һәм конкурслар оештырылган иде. Әлбәттә инде, икенчел чималны кабул итү пункты эшләде, анда 972 кг макулатура һәм 14 кг пластик җыелды. Операторларга икенчел чималны тапшырудан алынган барлык акчалар  ятим балаларга китәчәк.

Ә икенчел чималны күпләп тапшырган гаиләләргә рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International