Мәскәүдә «Эколог волонтерлар» россиякүләм иҗтимагый хәрәкәте съезды булып узган

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

29-31 октябрь көннәрендә Мәскәүдә «Эколог  волонтерлар» россиякүләм иҗтимагый хәрәкәтенең I гамәлгә кую съезды булып узган. Чарада Россиянең 50дән артык төбәгеннән вәкилләр катнашкан, алар арасында Татарстан Республикасының «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте җитәкчесе Диләрә Сатикова да бар.

Волонтерлар съезды программасына стратегик сессияләр, уңышлы экологик кейсларны тәкъдир итү, шулай ук Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыятенең Үзәк Советы рәисенең беренче урынбасары Элмурод Рәсүлмөхәмәтов һәм Россия Мәгариф министрлыгы каршындагы Федераль балалар экология-биология үзәге директоры урынбасары Владимир Менников катнашкан. Спикерлар белән аралашу сорау-җавап форматында узган.

«Илдә уңай экологик һәм куркынычсыз икътисадый үсеш өчен шартлар тудыруга, волонтерларның нәтиҗәле эше генә түгел, ә һәр кешенең дә өлеш кертүе мөһим. Көн саен, сәгать саен кеше үзе яшәгән ил һәм табигать файдасына нәрсә дә булса эшләргә тиеш. Бу – агачларга карата гакыллы мөнәсәбәт тә, шулай ук калдыклар, энергетика белән бәйле мизгелләр дә», – дип үз фикерен белдерде Элмурод Рәсүлмөхәммәтов.

Волонтерларның үзара хезмәттәшлеге моның белән генә тәмамланмаган, берничә ай дәвамында катнашучылар үз проектларын һәм командаларын үстерү өчен онлайн форматта экотренер һәм эколог белемнәрен алуны дәвам итәчәк. Шулай ук чара йомгаклары буенча Үзәк совет составы билгеләнгән, ул хәрәкәтне үстерү мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк һәм аның эшчәнлеген координацияләячәк. Алар арасында Диләрә Сатикова да бар.

Билгеләп үтик, «Эколог волонтерлар» россиякүләм иҗтимагый хәрәкәтенең гамәлгә кую съезды Россиядә сәламәт һәм уңайлы экологик хәл өчен җәмәгатьчелек хәрәкәтен оештыруга, аның тотрыклы экологик куркынычсыз үсешенә ярдәм итә торган шартлар тудыруга юнәлтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International