Зур Кукмара урта мәктәбендә «Һәр почмакка «Чиста булачак» проектының икенче сезонын гамәлгә ашыру кысаларында беренче экологик агарту форумы узды. Форумда районның 33 мәгариф оешмасыннан 85 экоактивист катнашты.
Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Идел-Кама идарәсендә Г.И.Усманов ис. Чистай авыл хуҗалыгы техникумы студентлары өчен Ачык ишекләр көне узды.
Идел аръягы идарәсе инспекторлары Чүпрәле районының Шылангы мәктәбе укучылары белән мавыктыргыч дәрес үткәрделәр. Балалар әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеге һәм безнең һәрберебезнең табигатькә ничек ярдәм итә алуы турында белделәр.
Татарстан Республикасының «Чиста булачак» төбәк яшьләр экологик иҗтимагый оешмасы вәкилләре Запорожье өлкәсе мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен 10 экологик чара үткәргән.
Буаның «Ромашка» балалар бакчасы балалары чын лаборатория эше белән таныштылар. Идел аръягы идарәсе инспекторлары балалар өчен чын тәҗрибәләр белән мавыктыргыч экодәрес үткәрделәр.
Арча районы балалары бу һәм башка күп нәрсәләр турында белде. Балалар бакчасында һәм мәктәптә сулы-сазлыклы җирләргә багышланган экодәресләр узды.
ТР Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары Чаллы шәһәренең 52 нче мәктәбе укучылары өчен «Экология. Экологик яшәү рәвеше кагыйдәләре» темасына экология дәресен уздырдылар.
В.П.Лушников исемендәге Казан нефть химиясе көллиятендә Татарстан Республикасының һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионатының төбәк этабын ябу тантанасы булды. Көллият студентлары өч көн дәвамында «ЭОГ-проектларны (ESG-проектларны) оештыру һәм идарә итү» компетенциясендә ярыштылар.
Азнакайның 15нче балалар бакчасында экология буенча "Туган якны белүчеләр" олимпиадасы узды. Олимпиада экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау, шулай ук патриотик тәрбия темасына багышланган иде.
Чаллыда Татарстан Республикасының урта һәм югары уку йортлары студентлары өчен экологик кейс-чемпионатның йомгаклау этабы узды. Быел җиңүчеләр «Шатлык» яшьләр үзәгендә ярышларда билгеләнде.