Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Идел-Кама идарәсендә Г.И.Усманов ис. Чистай авыл хуҗалыгы техникумы студентлары өчен Ачык ишекләр көне узды.
Балалар экологларның эше турында белде, шулай ук идарә лабораторияләрендә булдылар. Аларда студентлар атмосфера һавасын, су объектларын саклауны контрольдә тоту һәм пробалар алу процессы турында ачык белә алдылар. Экскурсияләр вакытында алар суның катылыгын билгеләүгә анализ ясалуын һәм махсус приборларның, мәсәлән, су дистилляторының ничек кулланылуын күрделәр.
Балалар яңа белемнәр, якты тәэсирләр һәм экологлар эше турында күзаллаулар алдылар.