Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында «Һәр почмакка – «Чиста булачак» экологик агарту форумы узды. Районның 5 оешмасыннан 84 экоактивист республикада үткәрелә торган актуаль экологик проектлар һәм конкурслар турында белергә җыелды.
Форумны ачуда һәм эшлекле очрашуларда ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Ольга Артемьева, шулай ук район башкарма комитеты вәкилләре һәм хәрәкәт җитәкчелеге катнашты.
Эшлекле очрашуда катнашучылар Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының проектлары һәм конкурслары турында белделәр, шулай ук «Чиста булачак» оешмасының планнары белән таныштылар.
«#Зеленая командаБЧ. Будущее в зеленом» форсайт-сессиясе кысаларында экологик хәрәкәтне үстерү буенча идеяләрне җыйдылар һәм мөмкин булган интерактивлар һәм агарту чаралары форматын тикшерделәр. Моннан тыш, форумда Татарстан Республикасының «Чиста булачак» РМЭОО авторлык мастер-класслары узды.
Катнашучылар 5 сәгать дәвамында идеяләр өстендә эшләделәр, ә форум азагында иң яхшы проектлар һәм катнашучылар бүләкләнде.
Форум ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына ярдәм йөзеннән һәм гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы гранты акчаларыннан файдаланып үткәрелә.