Әлмәт укучылары «Экомантыйк кайда?» интерактив уенын уйнадылар

2025 елның 10 марты, дүшәмбе

Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары Әлмәт районы Яңа Кәшер мәктәбенең 4 сыйныф укучылары өчен «Экомантыйк кайда?» интерактив уенын уздырдылар. Катнашучыларга төрле темаларга кызыклы һәм катлаулы сорауларга җавап бирергә кирәк иде: җир климаты, калдыкларны эшкәртү, сәламәт яшәү рәвеше һәм башкалар.

Уен берничә этапта үтте:  «Уртаклык тап», «Артыгыннан арындыр», «Бар нәрсә формуласы». Дөрес җавап биреп, һәр команда очколар ала алды.

Уен кысаларында укучылар яхшы белемнәрен, экологик грамоталылыкларын, зирәклекләрен, мантыйкый фикер йөртә белүләрен күрсәттеләр. Этаплар арасында балалар шулай ук чүп-чарны аерым җыю турында сөйләделәр һәм кояш батареяларын куллануга мисаллар китерделәр.

Уен ахырында һәр катнашучы Министрлыктан бүләккә  «Экология мәктәбе» буяу китапларын алдылар. Мондый дәресләр үсеп килүче буында экологик грамоталылыкны арттыра, бу исә «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International