2026 елның 1 гыйнварыннан, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 елның 20 ноябрендәге 975 номерлы карары нигезендә, радиоактив матдәләрне һәм калдыкларны исәпкә алу һәм контрольдә тоту эшен «ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе»дәүләт бюджет учреждениесе алып бара.
Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү максатларында, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына шәхси мөрәҗәгать итү шартлары вакытлыча чикләнде.
I, II һәм III категориядәге объектларда эшчәнлек алып баручы хосусый эшмәкәрләр һәм юридик затлар 2020 елның 25 мартына кадәр, “Әйләнә-тирә мохитне саклау турында” 10.01.2002 ел, № 7-ФЗ Федераль законның 67 статьясындагы таләпләр нигезендә, вәкаләтле дәүләт органнарына хисап тапшырырга тиеш.
Каты файдалы казылмалар запасларының торышы һәм үзгәрүе турында мәгълүматлар (5-ГР статистика хисабы формасы) кабул итү кампаниясе төгәлләнгән. Республикада 284 җир асты биләмәсеннән файдаланучылар арасыннан яртысыннан артыграгының закон бозуларга юл куйганлыгы ачыкланган.