Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү максатларында, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына шәхси мөрәҗәгать итү шартлары вакытлыча чикләнде.
Шуңа бәйле рәвештә, җитештерүгә экологик тикшерү оештыру һәм аны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында хисаплар билгеләнгән таләпләргә туры килә торган электрон документлар, техник элемтә чаралары һәм Россия почтасы ярдәмендә ТР Экология министрлыгының территориаль идарәләре башлыклары адресына җибәрелә ала:
|
Запасларга дәүләт экспертизасы үткәрү өчен документлар кабул итү һәм проект документларын карау шулай ук электрон рәвештә, гаризаны, документларның электрон төрен теркәп, Министрлыкның eco@tatar.ru электрон почтасына һәм Viktor.Butakov@tatar.ru, Samat.Vahitov@tatar.ru адресылары буенча кабатлап җибәрү юлы белән яки Министрлык (Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 75 нче йорт) холлында урнаштырылган, керә торган документлар тартмасына салу юлы белән гамәлгә ашырылырга мөмкин. Судан файдалану буенча хисаплылык кабул итү өчен гаризаны Viktor.Butakov@tatar.ru электрон почтасына кабатлап җибәрү юлы белән, шул ук гамәлләр тәртибе кулланыла.
Килеп туган сораулар буенча консультацияләү: (843) 267-68-01, 267-68-02, эш көннәрендә 9:00-18:00 сәгатьләрдә.
Исегезгә төшерәбез, хәзер Татарстан Республикасында үз-үзеңне изоляцияләү режимы гамәлдә. Хөрмәтле гражданнар, үзегезгә карата игътибарлы булыгыз һәм өйдә генә калыгыз! Һәркайсыбызның сәламәт булуы үз-үзебезгә булган игътибарга бәйле.