ТР Экология министрлыгы радиоактив матдәләр һәм радиоактив калдыклар буенча хисап тапшырудагы үзгәрешләр турында хәбәр итә

2026 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе

2026 елның 1 гыйнварыннан, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 елның 20 ноябрендәге 975 номерлы карары нигезендә, Татарстан Республикасы буенча радиоактив матдәләрне һәм радиоактив калдыкларны исәпкә алу һәм контрольдә тоту буенча төбәк мәгълүмат-аналитика үзәге функцияләрен «ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе»дәүләт бюджет учреждениесе башкара.

Шуңа бәйле рәвештә формалаштырыла торган хисапларны (1.0 - 1.9, 2.0 - 2.12 формалары буенча) «ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ электрон почтасына җибәрергә кирәк: geocentr16@mail.ru.

Җибәрүнең барлык кирәкле формалары һәм кагыйдәләре рәсми сайтта урнаштырылган: https://geocentr.tatarstan.ru/sguk-rv-i-rao.htm.

Мәгълүматларны тапшыруның яңа шартларына игътибарлы булуыгызны һәм хисапларны тапшыру срокларын үтәвегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International