Җир асты биләмәләреннән файдаланучылар игътибарына! 25 мартта ПЭК хисапларын кабул итү төгәлләнә

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

I, II һәм III категориядәге объектларда эшчәнлек алып баручы хосусый эшмәкәрләр һәм юридик затлар 2020 елның 25 мартына кадәр, “Әйләнә-тирә мохитне саклау турында” 10.01.2002  ел, № 7-ФЗ Федераль  законның 67 статьясындагы таләпләр нигезендә, вәкаләтле дәүләт органнарына хисап тапшырырга тиеш. Үзләренә төбәк дәүләт экологик күзәтчелеге кертелгән табигатьтән файдаланучылар тарафыннан тапшырыла торган хисапларны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы кабул итә.

Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының “Производство экологик программасы эчтәлегенә карата таләпләрне раслау, производствода экологик контрольлекне хәл кылуны оештыру тәртибе һәм сроклары һәм аны хәл кылуның нәтиҗәләре турында” Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы боерыгы нигезендә, ПЭК программасы түбәндәге бүлекләрдән торырга тиеш:

- гомуми мәгълүматлар,

- атмосфера һавасына чыгарыла торган пычрак матдәләрне инвентарьлаштыру һәм аларның чыганаклары турында мәгълүматлар,

- әйләнә-тирә мохиткә чыгарыла торган пычрак матдәләрне инвентарьлаштыру һәм аларның чыганаклары турында мәгълүматлар,

- җитештерү һәм куллану калдыкларын һәм аларны урнаштыру объектларын инвентарьлаштыру турында мәгълүматлар,

- производствода экологик контрольлекне хәл кылуга җаваплы подразделениеләр һәм (яки) вазифаи затлар турында мәгълүматлар,

- үзләренең һәм (яки) читтән җәлеп ителгән сынау лабораторияләре (үзәкләр) турында мәгълүматлар,

- производствода экологик контрольлекне хәл кылуның ешлыгы һәм ысуллары, пробалар алу урыннары һәм тикшерү методикалары (методлар) турында мәгълүматлар.

Производствода экологик контрольлекне хәл кылуны оештыру һәм аның нәтиҗәләре турында хисаплар кабул итү Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгынгың барлык территориаль идарәләрендә хәл ителә. Бүгенгә Үзәк территориаль идарә (Казан ш.) табигатьтән файдаланучылардан 439 хисап кабул иткән инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International