Бүген Бөтендөнья чисталык көнен Казанда Изумрудное күлендә зур экологик акция белән билгеләп үттеләр. Җыештыруны шулай ук «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектына, «Россия суы» һәм «Яшел Россия» акцияләренә дә туры китерделәр.
9.00 сәгатьтән башлап Яр Чаллы халкы «Прибрежный» паркындагы «Сделаем! 2020» Бөтендөнья чисталык көненә чакырыла, ә 13:00 сәгатьтә Җиңү паркында «ЭкоОсень» интерактив экология фестивале башлана.
2020 елның 19 сентябрендә «Зеленая Россия» бөтенроссия өмәсе һәм «Вода России» бөтенроссия акциясе кысаларында, «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында Изумрудное (Юдино поселогы) һәм Лебяжье күлләре территорияләрен чистарту буенча экологик акция үткәрелә.
Бүген, Эколог көне һәм Бөтендөнья әйләнә-тирәлекне саклау көнендә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин яшьләрнең «Чиста булачак» республика экологик хәрәкәте белән онлайн-очрашу үткәрде.
Бергә җыелышып, дөньяны яктырак, чистаракка әйләндергәннәр! Үткән ял көннәрендә Чаллы шәһәрендә массакүләм гомумшәһәр өмәсе булып узган. Көзге җыештыру кысаларында “Түбән Кама” паркы территориясе чүп-чардан һәм агач-ботаклардан арындырылган.
Тукай районында үткәрелгән “Чиста уеннар”да катнашучылар 2034,68 кг калдык җыйганнар. Калдыкларны аерып җыю буенча ярышлар Бәтке авылының үзәк пляжы яр буенда узган.