ЯҢАЛЫКЛАР


24
декабрь, 2025 ел
чәршәмбе

Профилактик визитлар уздырылган оешмалар контроль органнарының нәтиҗәлерәк һәм үтәкүренмәлерәк эшләве өчен очрашуларның сыйфатын бәяләүдә катнаша алалар. Бәяләү Дәүләт хезмәтләре порталы аша үткәрелә. 


16
декабрь, 2025 ел
сишәмбе

Кама буе идарәсе инспекторлары «Фаворит Групп» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять өчен профизит үткәрде. Профилактик визитлар кече бизнес, коммерциячел булмаган һәм муниципаль оешмалар өчен үткәрелә. Әлеге чараларның максаты – җитәкчеләргә табигатьне саклау законнары таләпләрен дөрес үтәү һәм киләчәктә хокук бозуларның мөмкин булган сәбәпләрен бетерүдә ярдәм итү турында алдан ук хәбәр итү.


3
декабрь, 2025 ел
чәршәмбе

ТР Экология министрлыгының Кама аръягы идарәсе инспекторлары видеоконференцэлемтә форматында профилактик визит үткәрде. Конференция «МП Инспектор» мобиль кушымтасында узды.


20
ноябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Кама аръягы һәм Кама буе идарәләре инспекторлары  видеоконференцэлемтә форматында профилактик визитлар үткәрде. Моның өчен «МП Инспектор» мобиль кушымтасы кулланылды, ул реаль вакыт режимында сораулар бирергә һәм кирәкле мәгълүматларны алып, документлар тапшырырга мөмкинлек бирә.


19
ноябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Көньяк-Көнчыгыш һәм Төньяк идарә инспекторлары видеоконференцэлемтә форматында профилактик визитлар  үткәрде.


6
август, 2025 ел
чәршәмбе

Ташкичү авыл җирлегенә Төньяк идарә инспекторлары мобиль кушымта буенча профилактик визит ясадылар.


10
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Дәүләт хезмәтләре порталы аша профилактик визитка язылу мөмкинлеге ачылды. Бу Министрлык инспекторы белән профилактик әңгәмәне видео-конференц-элемтә ярдәмендә үткәрүнең уңайлы ысулы.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International