Кама буе идарәсе инспекторлары «Фаворит Групп» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять өчен профизит үткәрде. Профилактик визитлар кече бизнес, коммерциячел булмаган һәм муниципаль оешмалар өчен үткәрелә. Әлеге чараларның максаты – җитәкчеләргә табигатьне саклау законнары таләпләрен дөрес үтәү һәм киләчәктә хокук бозуларның мөмкин булган сәбәпләрен бетерүдә ярдәм итү турында алдан ук хәбәр итү.
Белгечләр металларны термик эшкәртү белән шөгыльләнүче компания өчен Чаллы шәһәренә профилактик визит үткәрделәр. Оешма җитәкчесенә мондый эшчәнлек алып барганда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләр турында искә төшерделәр. Инспекторлар предприятие эше белән танышты һәм табигатьне саклау законнары таләпләрен үтәү буенча тәкъдимнәр бирделәр.
Исегезгә төшерәбез, профилактик визитлар әңгәмә форматында уза: инспектор шәхсән үзе килә яки очрашуны видеоэлемтә аша «МП Инспектор» мобиль кушымтасы аша уздыра ала. Бу кушымта реаль вакытта аралашырга, сораулар бирергә һәм документларны күрсәтергә мөмкинлек бирә. Әңгәмә барышында инспектор нәкъ менә предприятие эшчәнлегенә кагылышлы хокукый нормаларны аңлата.