Татарстан Республикасы халыкның экологик активлыгы буенча “Яшел рейтинг” бишлегенә керде

2017 елның 18 июле, сишәмбе

“Экотрадиция” халыкара конкурсын оештыручылар “Яшел рейтинг” төзеде. Рейтингны формалаштыру өчен белгечләр, “Яндекс”та эзләнү запрослары мәгълүматларына таянып, халыкның экологик активлыгы коэффициентын исәпләп чыгарганнар. Тикшеренү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы халык экоактивлыгының югары дәрәҗәсен күрсәткән һәм иң яхшылар бишлегенә кергән. “Яшел рейтинг”та лидерлык позицияләрен шулай ук Төмән, Кемерово, Ленинград һәм Самара өлкәләре алып тора. “Экотрадиция” проекты авторы Ольга Лавлинская сүзләре буенча, 2015 елда, конкурсны башлап җибәргәнче, экологик традицияләр темасы белән кызыксыну бөтенләй булмаган. Ә конкурс старт алган вакыттан – 2016 елның 9 февраленнән – халыкның экологик традицияләргә карата кызыксынуы арту күзәтелә. Регионның “Яшел рейтинг”ы кешеләр инициативасы һәм экотрадицияләрнең гомумтаралганлыгы аркасында күтәрелә. Халыкның югары дәрәҗәдәге экологик активлыгы хакимиятнең, ММЧ һәм җәмгыятьнең гамәлләре көйле булуын күрсәтә.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International