Экологлар күрсәтмәсе буенча Казан һәм Балык Бистәсе районы предприятиеләре чистарту корылмаларының сыйфатын яхшыртты

2017 елның 17 июле, дүшәмбе

Казанда һәм Балык Бистәсе районында урнашкан берничә предприятие, экологларның тиешле күрсәтмәләреннән соң, чистарту корылмаларына реконструкция үткәрде. 2017 ел башында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары әлеге оешмалар территорияләрендә агынты сулар составында пычраткыч матдәләрнең җирлек рельефына һәм сулыкка ташлануын ачыклады. Су пробалары алу нәтиҗәләре буенча берничә компонентның артып китүе ачыкланды: аммоний-ион, нитрит-ион, фосфат-ион. Әлеге факт табигать саклау законнарын РФ Административ хокук бозулар кодексының 4 ө. 8.13ст. буенча бозу булып тора: “Су объектларын саклауга таләпләрне аларның пычрануына, чүпләнүенә һәм (яки) бетүенә китерергә мөмкин булырлык бозу, әлеге Кодексның 8.45 маддәсе белән каралган очраклардан тыш”. Әлеге закон бозуны ликвидацияләү максаты белән, Үзәк ТИ инспекторлары предприятиеләрдә яңа чистарту корылмалары куярга мәҗбүр иттеләр. Хәзерге вакытта оешмалар территориясеннән ташлана торган агынты суларның сыйфаты рөхсәт ителгән коцентрация чикләренә туры килә.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International