Браконьерлар белән көрәшне катгыйландыруга һәм хайваннар дөньясына китерелә торган зыянны минимальләштерүгә юнәлтелгән әлеге законны чыгару инициативасы Россия Табигать министрлыгы тарафыннан эшләнгән һәм Россия Федерациясе Президенты тарафыннан хупланган. Россия Табигать министрлыгы тарафыннан әзерләнгән закон проекты нигезендә, производство һәм иҗтимагый аучылык инспекторлары ау һәм аучылык ресурсларын саклау өлкәсендә таләпләр үтәлешен тикшерү вәкаләтләренә ия булачаклар. Шул исәптән – ауны гамәлгә ашыруның Россия Федерациясе законнарына туры китереп билгеләнгән кагыйдәләрен һәм параметрларын, ау һәм аучылык ресурсларын саклау өлкәсендә нормаларны үтәүне, шулай ук аучылык билеты булуны, аучылык ресурсларын аулауга рөхсәтне һәм ату һәм (яки) пневматик ау коралы саклауга һәм йөртүгә рөхсәтне.
Моннан тыш, инспекторлар ау һәм аучылык ресурсларын саклау өлкәсендә РФ законнарын бозу белән бәйләнешле, әзерләнә торган яки кылынган хокук бозу яки җинаять турында тиешле дәүләт күзәтчелеге органнарына яки эчке эшләр органнарына хәбәр итү һәм әлеге органнарга тиешле материалларны җибәрү хокукына ия. Производство һәм иҗтимагый аучылык инспекторлары шулай ук РФ дәүләт хакимияте органнарына, РФ субъектларының дәүләт хакимияте органнарына, җирле үзидарә органнарына, вазыйфаи затларга һәм оешмаларга иҗтимагый аучылык контролен гамәлгә ашыру өчен кирәкле тулы, дөрес мәгълүматны үз вакытында тапшыру турында мөрәҗәгать итү өчен вәкаләтләргә дә ия булачаклар. Хокукка каршы гамәлләре яки гамәл кылмаулары өчен производство аучылык инспекторлары, иҗтимагый аучылык инспекторлары РФ законнары белән билгеләнгән җаваплылыкка ия.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте