Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Кырым Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә хезмәттәшлек итәчәкләр. Бүген Бахчасарай районы администрациясендә Татарстанның экология министры Фәрит Габделганиев һәм Кырым экология министры Геннадий Нараев хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Табигать саклау ведомстволары җитәкчеләре уртак эшнең регионнарга илебезнең табигый байлыкларын саклау буенча аерата актуаль мәсьәләләрне хәл итәргә булышачагын билгеләп үттеләр.
Килешү белән әйләнә-тирә мохит хәлен яхшыртуга һәм республикаларның экологик иминлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән уртак мероприятиеләрне тормышка ашыру, дәүләт программалары һәм максатчан программалар эшләү, әйләнә-тирә мохиткә дәүләт мониторингы, экологик һәм геологик күзәтчелек, экологик белем бирү системасын камилләштерү каралган. Моннан тыш инвестиция проектларын тормышка ашыру буенча, җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендә, аеруча саклана торган табигый территорияләр эше һәм минерал-чимал базасын үзләштерү мәсьәләләре буенча тәҗрибә уртаклашу, әйләнә-тирә мохит сыйфатын һәм халык сәламәтлеген яхшырту мәсьәләләрендә бергәләп эш итү планлаштырыла.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте