Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Красноярскида Сабан туен бәйрәм итүдә катнашты. Ул кунакларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте исеменнән сәламләде. Министр Сабан туеның югалгысыз кыйммәтләр – туган җиргә, гаилә учагына мәхәббәт, йолаларны олылау турында искә төшереп, безне тамырларыбызга алып кайтуы турында билгеләп үтте. “Красноярскида Сабан туе үткәрү халыкларның этномәдәни үсеше, аларның уникаль мәдәни мираслары күптөрлелеген пропагандалау аша Россия халкының бердәмлеген ныгытуга этәргеч булып тора”, - диде Фәрит Габделганиев. Красноярскида быел юбилей Сабан туе - егерменчесе.
Милли бәйрәм спорт-күңел ачу программасыннан башка гына була алмый. Аңа билбаулы көрәш, гер күтәрү һәм кул көрәше, аркан тартышу, баганага менү, сулы көянтә-чиләк белән йөгереш, йомыркалы кашык белән йөгереш, капчыклар киеп чабыш, бүрәнәдә сугыш һәм башка бәйрәм ярышлары кергән иде. Балалар өчен конкурслар һәм викториналар белән балалар мәйданчыгы оештырганнар. Кунаклар өчен татар авылларыннан мөсафирханәләр милли кухнялары белән үз ишекләрен ачты. Матур концерт программасында Красноярски крае артистлары да, Татарстан Республикасыныкылар да катнашты.
Быел Сабан туе Россия Федерациясенең 59 регионында һәм 32 чит илдә узачак. Красноярски краенда аны 6 шәһәрдә һәм 21 авыл җирлегендә бәйрәм итәчәкләр, шуның белән Красноярски крае Сабан туе бәйрәмен уздыру буенча Себер федераль округы регионнары арасында күпьеллык лидерлыгын саклый. Боларның барысын да оештыру Красноярски крае һәм Татарстан Республикасы хакимияте органнарының, крайның муниципаль берәмлекләренең уртак эше, шулай ук бизнесменнар, татар активистлары һәм иҗади коллективлар катнашында региональ һәм җирле милли-мәдәни автономияләр һәм оешмаларның эше нәтиҗәсендә мөмкин булды.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте