Экологлар Казанның 305нче балалар бакчасында булды, анда “Урман музее” ачылды. Мәктәпкәчә балаларга Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре дә булышты. Экология министрлыгының экологик белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара эш итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Юлия Саферова белем бирү проекты белән танышты һәм “Урман музее”ның балаларга экологик тәрбия бирүдә мөһим роль уйнаячагын әйтте. Ул балаларга туган якның табигый объектларын тирәнрәк өйрәнергә, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән танышырга, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үзләштерергә ярдәм итәчәк.
305нче балалар бакчасында яңа проект Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елы кысаларында кертелде. Учреждение педагоглары билгеләп үткәнчә, табигать саклау мероприятиеләре балаларда зур кызыксыну уята, шуңа күрә балалар бакчасында экологик юнәлешне өстенлекле дип саныйлар. Балалар экология дәресләренә бик теләп йөриләр, “Табигать почмагы”нда чәчәкләрне һәм хайванарны карыйлар. Балалар бакчасы участогында якын араларда балалар бәрәңге, кыяр, суган һәм башка яшелчәләр үстерергә, тагын берничә табигать белән бәйле проектны тормышка ашырырга планлаштыралар.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте