Табигать саклау мероприятиеләре, яшьләр белән, иҗтимагый оешмалар белән эш һәм үсеп килүче буынның әйләнә-тирә мохитне саклау эшендә катнашуы. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы эшчәнлеге һәм аның кысаларында уза торган яшьләр экологик проектлары турында экологик белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара эш итү бүлеге башлыгы Дамир Вәлиуллин сөйләде. “Идел” Халыкара үзәгендә Татарстан яшь журналистларының “Алтын каләм” конкурсының беренче турын узган укучылар – республиканың төрле муниципаль районнарынан йөздән артык каләм сынаучы белән очрашу булды. Ә 28 июньдә балалар янына очрашуга экологлар килде, чөнки бу көн “Идел”дә Татарстанда Экология елына багышланган иде. Рус географик җәмгыяте әгъзалары да үзләренең эшчәнлеге турында, аерым алганда, сулыкларны чистарту буенча акцияләр турында сөйләде. Очрашуда шулай ук журналист, Татарстан Республикасының атказанган экологы, экология темасына йөзләгән мәкаләләр һәм «Редкие виды фауны Республики Татарстан» китабы авторы Людмила Карташова катнашты.
Мероприятие Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елы кысаларында узды.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте