2017 елның 9-10 июнендә Казанда Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской Федераль экологик советның җиденче күчмә утырышын уздырачак. Россиядә Экология елы үткәрү буенча төп чараларны гамәлгә ашыру буенча фикер алышу планлаштырыла. Россиянең Табигать министрлыгы башлыгы, Федераль экологик совет рәисе Сергей Донской сүзләренчә, күчмә утырышлар, регионнар көн тәртибе турында фикер алышуда катнаша алсын өчен, экологик съездлар арасында даими рәвештә үткәрелә. Совет эше законнар чыгаручы һәм башкарма хакимиятнең федераль һәм региональ органнарының табигать саклау өлкәсендә хезмәттәшлеге сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән.
Утырыш эшендә Россия Федерация Советы вәкилләре, илнең 85 регионыннан табигать саклау министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук иҗтимагый экологик оешмалар вәкилләре катнашачак.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте