Лениногорск кешеләре 22 һәм 29 апрельдә урамнарны һәм паркларны яфраклардан һәм чүптән чистартырга чыгачак. Гомумшәһәр өмәсен үткәрү мәсьәләләрен бүген шәһәр администрациясе киңәшмәсендә карадылар. Мероприятиедә районның башкарма хакимияте вәкилләре, предприятиеләр, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе җитәкчеләре катнашты. Экология министрлыгы белгечләре санитар-экологик икеайлык кысаларында Татарстанның барлык торак пунктларының тәртипкә китерелергә тиешлеге турында ассызыклап үтте. Шулай ук “Экомәктәп”, “Экогаилә”, “Экопредприятие”, “Эковуз”, “Экобакча” (балалар бакчалары өчен), “Экоҗәмгыять” (иҗтимагый экологик оешмалар, берләшмәләр өчен), “Экоүзәк” (шәһәр балалар экология-биология үзәкләре өчен) һәм “Татарстан Республикасының 100 яшел почмагы” конкурслары турында искә төшерделәр, аның кысаларында иң актив балалар бакчалары һәм мәктәпләр үз территорияләрен төзекләндерү өчен утырту материалы алачак, бу өстәмә җәмәгать урыннары булдырачак.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте