Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре Казан шәһәренең санитар-экологик торышын тикшерде. Чүплекләрнең берсе Совет районында Аркылы Нокса урамында табылды. “Чүп өеме шәһәр кешеләренең әйләнә-тирә мохиткә культурасыз, ихтирамсыз мөнәсәбәте нәтиҗәсендә барлыкка килде”, - ди бу урында яшәүчеләр. Алар әйтүенчә, күпчелек калдыклар кыш көне җыелган. Янәшәдә генә каты көнкүреш калдыклары җыю өчен контейнерлар торуга карамастан, чүпне якындагы территорияләргә ташлаганнар. Калдыкларны тулы йөк машиналары һәм фургоннар белән китерү очраклары булган - нәкъ менә шуңа күрә, биредә яшәүчеләр әйтүенчә, контейнерлар бик тиз тула. Закон бозучлар РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.2. маддәсе (“Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә, экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү, территорияләрне пычратуга юл куйган затлар”) буенча административ җаваплылыкка тартылачак.
Моңа охшаш күренеш Торфяная урамында да күзәтелә. Кәгазь тартмалар, пластик шешәләр, полиэтилен пакетлар һәм иске җиһаз 50 кв.м мәйданда таралып ята. Ачыкланган бөтен чүплекләр Татарстан Республикасының Экологик картасына кетелде.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте