Лениногорск районының Тимәш мәктәбе укучылары экологик олимпиадада катнашты. Мәктәп укучылары өчен бу чараны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре үткәрде. Табигатьне иң яхшы белүчеләр исемен алу өчен көрәшергә өч команда теләк белдерде: “Экологлар”, “Планета хуҗалары” һәм “Су патруле”. Олимпиадада катнашучылар кроссвордлар чиште, табигать турында шигырьләр укыды, әйләнә-тирә мохитне төзекләндерү буенча проектлар эшләде. Мероприятиене оештыручылар билгеләгәнчә, экологик олимпиада укучыларда әйләнә-тирә мохит мәсьәләләренә карата зур кызыксыну уятты. Алар туган якның табигый ресурсларын саклауга үз көчләрен куярга әзер. Укучылар урамнарны төзекләндерү буенча идеяләрен әлегә сер итеп саклауны сорадылар, әмма аларның Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елы кысаларында гамәлгә ашырылачагы турында сүз бирделәр.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте