Казан мәктәпләре укучылары һәр елны уздырыла торган “Төргәкнең икенче тормышы” балалар иҗаты конкурсында катнашырга чакырыла. Укучылар өчен чара Казан Башкарма комитеты Мәгариф идарәсе һәм Шәһәр балалар экология-биология үзәге тарафыннан уздырыла.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
Иҗади конкурска яраксыз саналган материалдан ясалган, теләсә нинди башкару техникасы белән эшләнгән 20дән 50 см кадәр биеклектәге күләмле эшләр кабул ителә. Эшләрне декоратив элементлар белән (сәдәпләр, пайетка, бисер, микробисер, полимер балчык) белән бизәү хуплана, йомшак пластилин, пенопласт шарчыклар, кием предметлары файдалану рөхсәт ителми. Эшнең барлык детальләре ныклап беркетелергә һәм пычрата торган материалларсыз булырга тиеш.
“Төргәкнең икенче тормышы” конкурс –күргәзмәсе ике этапта уздырыла:
I этап – 2017 елның 3нче апреленнән 20нче апрельгә кадәр; эшләр 2017 елның 3-14 апрелендә 9.00-16.00 сәгатьләрдә Казан, Космонавтлар ур., 57 адресы белән Шәһәр балалар экология-биология үзәгендә кабул ителә.
II этап – 2017 елның 1нче июненән 23нче июньгә кадәр, эшләр 2017 елның 1-19 июнендә 9.00-16.00 сәгатьләрдә Казан, Космонавтлар ур., 57 адресы белән Шәһәр балалар экология-биология үзәгендә кабул ителә.
Конкурсның икенче этабына, җәйге чорда балаларның танып-белүле ялын оештыру максатында, мәктәп яны лагерьларындагы укучылар чакырыла. Конкурсның ике этабы нәтиҗәләре буенча иң яхшы эшләр укытучыларның Август киңәшмәсендә күргәзмәгә куелачак.
Белешмәләр өчен телефон: 273-48-55
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте