Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Рөстәм Камалов «Экология» VIII Халыкара форумында катнашты. Мероприятие Мәскәүдә «Рэдиссон Ройал, Москва» отеленың конгресс-парк мәйданчыгында узды. Форум “Бердәм Россия” партиясенең “Санкт-Петербург – Россиянең диңгез башкаласы” проекты кысаларында үтте. Мероприятиенең эшлекле программасы әйләнә-тирә мохитне саклау һәм калдыклар белән эш итү өлкәсендә норматив-хокукый җайга салу, су-коммуналь хуҗалык системасын модернизацияләү, эчәргә яраклы су сыйфатын яхшырту һәм коммуналь су җибәрүләрнең зыянын минимальләштерү, мөмкин булган иң яхшы технологияләрне кертү, калдыклар белән эш итү өлкәсендә региональ программалар эшләү һәм гамәлгә ашыруга кагылышлы күп сорауларны үз эченә алды. Катнашучылар шулай ук әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты өчен түләү алу, нефть түгелүне булдырмау һәм бетерү мәсьәләләре турында да фикер алыштылар. Иҗтимагый көн тәртибендә Экологик ел кысаларындагы чараларны тормышка ашыру, экологик белем бирү һәм башка темалар күтәрелде. Форум мәйданчыгында махсус вакыйгалар да, аерым алганда, Россиянең “яшел” үсеше перспективаларына багышланган ачык дискуссия булды. Анда катнашучылар Россия Федерациясенең Экологик тотрыклы (“яшел”) үсеше концепциясен эшләү турында фикер алышты. Форум кысаларында 1500 кв.м күргәзмә экспозициясе булды, анда өр-яңа экологик технологияләр һәм җиһазлар күрсәтелде. Оештыручысы - “«Экология» иҗтимагый форумы” автономияле коммерцияле булмаган оешма, аның Иҗтимагый советын РФ ФҖ Дәүләт Думасының экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Николай Валуев җитәкли. Мероприятие РФ ФҖ Федерация Советы, РФ ФҖ Дәүләт Думасы, РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы, РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт һәм башка профильле министрлыклар һәм ведомстволар катнашында һәм ярдәме белән үткәрелде. Катнашучылар арасында – дәүләт хакимиятенең профильле органнары, фән, иҗтимагый оешмалар, сәнәгать һәм транспорт компанияләре, шәһәр коммуналь хуҗалык оешмалары, эко-хезмәт күрсәтү өлкәсе вәкилләре, шулай ук экотехнологияләр һәм экоҗиһазлар эшләүчеләр, җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр. Чараның максаты булып әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә законнарны һәм дәүләт сәясәтен камилләштерү буенча тәкъдимнәр эшләү тора.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте