“Экоишегалды” бәйрәме казанлыларны туган шәһәрне төзекләндерүдә берләштерәчәк.

2017 елның 21 марты, сишәмбе
Казан кешеләре “Экоишегалды” гомумроссия проектында http://www.мойэкодвор.рф катнаша ала. Экологик бәйрәм үзләренең ишегалларында һәм шәһәрләрендә калдыкларны аерым җыю культурасын һәм практикасын даими рәвештә алга этәрү белән шөгыльләнүче кешеләр берләшмәләрен формалаштыруга юнәлтелгән. Проектта шулай ук Санкт-Петербург, Ростов-на-Дону, Саранск, Түбән Новгород, Волгоград, Мәскәүдә яшәүчеләр катнаша ала.          Оештыручылар тарафыннан интерактив чаралар планлаштырылган: балалар һәм олылар өчен мастер-класслар, күршеләр әбәте, “Дармарка” (кирәкмәгән әйберләр белән, аларның тормыш циклын озайту өчен алмашу), “Книговорот” (китаплар алмашу), шулай ук башка мероприятиеләр. Проектның үзәк вакыйгасы “Экоишегалды” бәйрәмнәре булачак, аларны кешеләр үз ишегалларында 2017 елның апрель - июнендә үзлектән яки региональ координаторлар ярдәмендә әзерләячәкләр һәм үткәрәчәкләр. Мондый бәйрәмнең мөһим актив өлеше булып халыктан икенчел эшкәртү өчен чимал җыю, калдыкларны аерым җыюның файдасы турында агарту чаралары, күршеләрне дә аерым җыю практикасына җәлеп итү тора.          Үз ишегалдыңда “Экоишегалды” бәйрәмен оештыру өчен, www.мойэкодвор.рф сайтында теркәлергә кирәк. Аннан соң барлык катнашучылар “Экоишегалды мәктәбе”ндә укулар узачак, анда мероприятиеләрне мөстәкыйль оештырырга һәм, алга таба калдыкларны аерым җыюны системалы кертү буенча бергәләп эшләү өчен, күршеләрне дә җәлеп итәргә өйрәнәчәкләр. ТР ЭТБМ матбугат хезмәте  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International