Татарстанда январь-февраль эчендә суд приставлары экологик закон бозулар өчен 1,5 миллион сум түләттеләр һәм 265 башкарма эшне яптылар дип хәбәр ителә Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе рәсми сайтында. Мәсәлән, Азнакай бүлегенң суд приставлары махсус техникага арест төрендә мәҗбүри чара кулланып, нефть һәм газ скважиналары төзү һәм ремонтлау белән шөгыльләнүче предприятиедән республика Табигатьтән файдалану идарәсе файдасына 120 мең сум түләттеләр. Чистайда, шулай ук түләтүне бурычлы оешма мөлкәтенә әйләндергәч, экологик закон бозган өчен, 100мең сумнан артык түләү кертелде.
Төп түләтүчеләр булып торалар: ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, ТР буенча Ростабигать күзәтчелеге, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, Су биологик ресурсларын дәүләт контролендә тоту, күзәтү һәм саклау бүлеге, ТРда Балыкчылык буенча федераль агентлык.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте