Экология елы кысаларында Россиянең барлык регионнарында “Экологик белемнәр көне” Бөтенроссия китапханә акциясе узачак.

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

Экология елында Яшьләр өчен Россия дәүләт китапханәсе һәм Россия Дәүләт гавами фәнни-техник китапханәсе гамәлләрнең бердәм көне форматында “Экологик белемнәр көне” Бөтенроссия акциясен үткәрәләр, ул 15 апрель – Халыкара экологик белемнәр көненә багышлана. Чара Россия Табигать министрлыгы һәм Россия Мәдәният министрлыгы булышлыгы белән үткәрелә. Бу көнне Россия китапханәләрендә бер үк вакытта интерактив вакыйгалар узачак: фестивальләр, марафоннар, лекцияләр, иҗади остаханәләр, экологик дәресләр, квестлар, викторина һәм башкалар. Хәзерге вакытта акциядә катнашырга заявканы 55 регионнан 500дән артык китапханә җибәргән. Акция Экология елында Россия китапханәләрен балалар һәм яшьләр катнашында эко-мәгърифәт чаралары уздыру өчен туплау максатында үткәрелә. Чарада гавами китапханәләр дә (фәнниләрдән алып авылныкыларга кадәр), гомуми белем бирү учреждениеләре китапханәләре дә (мәктәп китапханәләре, югары һәм махсус белем бирү йортлары китапханәләре) катнаша.

“Экологик белемнәр көне” акциясе кысаларында китапханәләрнең иң яхшы экологик-агарту чарасы Бөтенроссия конкурсы уздырылачак, ул читтән торып үткәрелә. http://www.rgub.ru/ сайтында акция турында өстәмә мәгълүмат алырга, конкурста катнашу шартлары һәм конкурсның нигезләмәсе белән танышырга, шулай ук катнашучы анкетасын тутырырга мөмкин.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International