“Үз илен чынлап яраткан кеше РГҖдә катнаша ала”. Яр Чаллыда Рус географик җәмгыятендә катнашучылар белән очрашу булды.

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

Автошәһәрнең югары уку йортлары студентлары Рус географик җәмгыяте эшчәнлеге белән таныштылар. Бөтенроссия оешмасында катнашучылар белән очрашуны яшьләр өчен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре оештырды. Экспедицияләр, сәяхәтләр һәм тикшеренүләр турында РГҖнең Яр Чаллы яшьләр клубы вәкилләре сөйләде. Алар географик оешманың төгәл географик мәгълүматлар җыю һәм тарату белән шөгыльләнүен билгеләде. Ул яңа җирләр ачу һәм өйрәнүдә, метеоролгия һәм климатология үсешендә зур роль уйный. Себерне, Ерак Көнчыгыш, Дөнья океанын үзләштерүдә нәкъ менә Рус географик җәмгыяте экспедицияләре зур роль уйнады.

         РГҖ белгечләренең эшчәнлеге Яр Чаллы студентларына кызыктыргыч һәм мавыктыргыч булып тоелды, алар бу Җәмгыять әгъзалары булу теләге белән яна башлады. “РГҖнең яшьләр клубы әгъзасы булу өчен, эколог, этнограф яки географ булу мәҗбүри түгел. Моның өчен үзеңнең илеңне чынлап яратырга, Россия турында яңа әйберләр белергә омтылырга һәм аның табигать байлыкларын сакларга булышырга кирәк”, - дип сөйләде Рус географик җәмгыяте әгъзалары.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International