“Әйләнә-тирә мохиткә ярдәм бер агач утыртудан, ташланган бер фантикны алудан, бер җимлек ясаудан башлана”. Казанның 212нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр экологик дәрестә катнаштылар.

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

Бүген Казанның 212нче мәктәпкәчә учреждениесендә әйләнә-тирә мохитне саклау буенча интерактив чара узды. Балаларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлегенең әйдәп баручы белгече Елена Гильмизянова мөрәҗәгать итте. “Без чиста һавадан, чиста судан, яшел үсемлекләрдән башка яши алмыйбыз. Табигать объектлары безнең тормышта мөһим роль уйный, шуңа күрә алар үзләренә карата сакчыл мөнәсәбәт таләп итә. Әйләнә-тирә мохиткә ярдәм бер агач утыртудан, ташланган бер фантикны алудан, бер җимлек ясаудан башлана. Әйдәгез, табигатьне шундый ук матур һәм уникаль итеп саклыйк”, - дип, һәр кешенең әйләнә-тирә мохитне саклау буенча мөһим миссиясен билгеләде ТР Экология министрлыгы белгече.

         Танып-белү занятиесе барышында балалар экология өлкәсендә үзләренең белемнәрен күрсәтте. Мәктәпкәчә учреждениенең өлкән төркеме укучылары үзләрен чын галим-тикшеренүчеләр итеп хис итте. Балалар бакчасы тәрбиячесе Наталья Зарипова белән бергә алар импровизацияләнгән экологик лабораториядә тәҗрибә һәм күзәтүләр үткәрделәр. Кул астындагы төрле чараларны файдаланып, балалар һаваны тотып, күреп, ишетеп һәм тоеп буламы икәнлеген өйрәнделәр. Ә урта төркемдә тәрбияләнүчеләр Юдино урман зонасы буйлап экосәяхәттә булдылар. Саф һавада йөрү күңелсез сюрпризларга бай булып чыкты. Урман территориясендә чүплекләр, сындырылган агачлар, чүпләнгән чишмәләр таптылар. Тәрбияче Гүзәл Сәмигуллина белән бергә балалар табигать саклау өлкәсендә тәртип бозуларны булдырмый калдылар һәм күренә торган урыннарга экологик билгеләр урнаштырдылар.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирүгә юнәлтелгән чаралар Казанның 212нче балалар бакчасында даими үткәрелә. Балалар ел саен өмәләрдә, агачлар һәм чәчәкләр утыртуда, җимлекләр һәм сыерчык оялары ясауда, макулатура җыю буенча акцияләрдә катнашалар. “Балалар учреждениесендә экологик тәрбия ата-аналар белән хезмәттәшлектә алып барыла. Алар төрле экологик чаралар үткәрүдә актив булышчылар. Бары тик уртак көч белән генә без балаларда табигатькә карата ярату хисе тәрбияли алабыз”, - диде балалар бакчасы мөдире Фирая Абдуллина.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International