Табигать һәм кеше – аерылгысыз ике төшенчә. Түбән Камада V Республика экологик фестивале узды.

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

Түбән Каманың Балалар экология-биология үзәге бөтен республикадан яшь эколог-тикшеренүчеләрне җыйды. Гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары “Табигать һәм без” дигән V Республика экологик фестивалендә катнаштылар. Катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре мөрәҗәгать итте. “Табигать һәм кеше – ике аерылгысыз төшенчә. Кеше һәрвакыт табигать белән үзара бәйләнештә яшәгән: су һәм урман ресурсларын файдаланган, файдалы казылмалар чыгарган, аучылык һәм балыкчылык белән шөгыльләнгән. Табигать байлыкларын файдаланып, ул бу ресурсларның чиксез булмавы турында оныта башлаган. Һәм бу табигатьтә экологик тигезлекнең җимерелүенә китергән. Юкка чыгарылган әйберләр торгызылырга тиеш. Бүгенге җәмгыятьнең бурычы – әйләнә-тирә мохитнең матурлыгын киләчәк буыннар өчен саклау”, - дип сөйләде экологлар. Экологик фестиваль фәнни-гамәли конференция форматында үтте. Яшь экологлар жюри әгъзаларына үзләренең тикшеренү эшләре нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Укучыларның проектлары һәм идеяләре жюри әгъзаларында аерым кызыксыну уятты, шуңа күрә алар Экология елы кысаларында каралачак һәм гамәлгә ашырылачак. Фестиваль барышында декоратив эшләнмәләр иҗади күргәзмәсе эшләде. Фестивальдә катнашучылар экологик чиста материаллардан һәм файдаланылган әйберләрдән эшләнмәләр ясаганнар. ““Мастерилка” һәм башка кул эшләре номинацияләре катнашучылар арасында иң популярлары булды. Биредә күрсәтелгән һәр экспонат үзгә экологик мәгънәгә ия. Мәсәлән, пластик кашыклардан ясалган менә бу яктырткычка карагач, әйберне ташларга ярамый, аннан һәрвакыт нинди дә булса матур әйбер ясап була дигән нәтиҗә ясарга мөмкин”, - дип, тәэсирләре белән уртаклашты мероприятиене оештыручылар.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International