А.Алиш исемендәге балалар иҗаты сараенда мәктәп укучыларының фәнни-тикшеренү эшләренә йомгак ясалды. Быел “Җир-су” шәһәр конференциясендә Казанның гомуми белем бирү учреждениеләреннән 35 укучы катнашты. Укучыларга һәм укытучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге белгече Елена Гильмизянова мөрәҗәгать итте. “Безнең Ватан – Татарстан Республикасы – табигый ресурсларга бай. Безнең бөек елгалар, яшел урманнар, иксез-чиксез болыннар бар. Әмма табигатьнең кайбер уникаль объектлары югалуга дучар ителә. Сезнең эзләнү эшләрендә нәкъ шушы проблемага басым ясала. Моның белән сез үзегезнең табигать матурлыгына битараф булмавыгызны күрсәтәсез һәм проблемаларны чишү юлларын тәкъдим итәсез. Мондый буынга әйләнә-тирә мохит хәлен ышанып тапшырырга була. Әйдәгез, табигать объектларының асыл матурлыгын күп гасырларга саклыйк”,- диде ТР Экология министрлыгы белгече. Фәнни-гамәли конференция күрсәтмәле чыгышлар формасында узды. Экологик конференциядә катнашучылар үз эшләрен 4 секциядә тәкъдим итте:
- “Биота”,
- “Гомуми экология”,
- “Урбоэкология”,
- “Читтән торып катнашу секциясе”.
Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар, яшелчә культуралары, йорт хаваннары, тыюлыклы урманнар, коры җирнең өске катламнары, дача биләмәләренең экосистемасы, климат шартлары - укучыларның эзләнү объектлары булды. Яшь экологларның фәнни эше ел буе барды. Эзләнүләрне алып баруда балаларга актив ярдәмне һәм булышлыкны педагоглар күрсәтте. “Без укучылар белән үсемлекләрне өйрәнү буенча фәнни эш алып бардык. Узган елның көзеннән башлап, орлык бәрәңгесенең үсешенә төрле матдәләрнең йогынтысын билгеләдек. Лаборатор тикшеренүләрне теплицада уздырдык. Инструментлар булып электрон үлчәүләр, кул астындагы чаралар һәм бакча приборлары хезмәт итте”, - дип сөйләде Казанның Шәһәр балалар экология-биология үзәге педагогы Евгения Анева. Экология темасына фәнни-гамәли конференция укучыларда зур кызыксыну уятты. “Белем бирү учреждениеләре укучылары мероприятиедә әйләнә-тирә мохитне өйрәнү өлкәсендәге тирән белемнәрен күрсәтте. Бу темага карата булган кызыксынудан күзләре балкый иде. Мондый чараларда катнашу балаларның экологик тәрбиясендә уңай чагылыш таба”, - дип билгеләде конференцияне оештыручылар.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте