Татарстан - Россия субъектлары арасында энергонәтиҗәлелек буенча рейтингта икенче урында.

2017 елның 13 марты, дүшәмбе

Россия Федерациясе субъектлары арасында энергонәтиҗәлелек буенча рейтингта Татарстан икенче урын (Ханты-Мансийск округыннан соң) алды. Шундый нәтиҗәләрне бүген ТР Энергия саклагыч технологияләр үзәге директоры Евгений Мартынов ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитетының һәм Һәркем сатып ала алырлык уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча комиссиянең берләштерелгән утырышында атады. Аның сүзләре буенча, 2015 елда Татарстан энергонәтиҗәлелекне күтәрүгә юнәлтелгән бюджет инвестицияләре күләме буенча 4нче урында булган. Татарстан предприятиеләрендә ресурс саклагыч технологияләр кертү нәтиҗәсендә, тулаем региональ продуктның энергия сыйдырышы ел саен кими бара: узган ел күрсәткеч 1,5 процентка кимегән.

         “Энергияне нәтиҗәле файдалану бүген биналар төзелешендә дә актив кулланыла, - дип аңлатма бирде Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев. – Безнең республикада моның ачык үрнәкләре – югары технологияләр шәһәре Иннополис, «Современник» торак комплексы, эконом-класслы торак йорт «Красное Яблоко», «Химград» Технополисы территориясендә энергосаклагыч йорт, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ фәнни-техник үзәге, «Сувар Плаза» комплексы, «ГоркиПарк» һәм башкалар. Бу объектлар Россиянең энергонәтиҗәле һәм экологик проектлары рейтингына керәчәк”. Моннан тыш Татарстан вузлары белән актив эш алып барыла, дип билгеләде министр Габделганиев. Энергоуниверситет базасында Энергия саклау өлкәсендә компетенцияләр һәм технологияләр үзәге уңышлы эшли, ул энергия саклау буенча проектлар эшләү һәм гамәлгә ашырудан тыш энергия- һәм ресурс саклаучы технологияләрне күтәрү белән дә шөгыльләнә. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында төзелештә “яшел” стандартлар үсешенә фәнни-методик ярдәмне тәэмин итү һәм Татарстан Республикасы территориясендә халыкара системаларны адаптацияләү буенча эшләрне координацияләү өчен Компетенцияләр үзәге булдырылды.

ТР ЭТБМ матбугат үзәге

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International