“Су тормыш өчен зарур. Ул һәр җирдә кирәк – көнкүрештә, авыл хуҗалыгында һәм сәнәгатьтә. Су организмга кислородтан кала башка бөтен нәрсәгә караганда күбрәк кирәк. Нәкъ менә су кеше өчен төп энергия чыганагы булып тора”, - Алешкин-Саплык мәктәбе урта мәктәбе укучылары шулай дип саный.
Суның сыйфатын өйрәнү буенча фәнни-эзләнү эшен укучылар беренче ел гына алып бармый. Үзләренең экологик проектларын алар ачык дәрестә тәкъдим иттеләр, анда Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкиле Алмаз Яфизов, Чүпрәле муниципаль Советы Аппараты җитәкчесе Эмиль Әхмәтов, район мәгариф бүлеге башлыгы Елена Милимова катнашты. “Фәнни-тикшеренү эше эчәргә яраклы суны физик һәм химик күрсәткечләр буенча тикшерүне күздә тота. Иң гади күрсәткечләрне (төс, тәм һәм ис) өй шартларында да билгеләп була, ә химик матдәләрнең булуы инде лаборатория чаралары белән өйрәнелә”, - дип, үз белемнәре белән уртаклашты яшь тикшеренүчеләр.
Кунаклар укучылар башкарган эшне югары бәяләделәр һәм илдә һәм регионда яшәүче һәр кешененең эчәргә яраклы сыйфатлы су куллану мөмкинлеге булырга тиешлеген билгеләделәр. Ә Эмиль Әхмәтов “2017 елда “Чиста су” программасы кысаларында Чүпрәле районында яшәүчеләрне сыйфатлы су белән тәэмин итү планлаштырыла. Экология һәм җәмәгать урыннары елына район мероприятиеләренә шулай ук агачлар утырту, ерынтыларны, чишмәләрне төзекләндерү кертелде”, -дип асссызыклады.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте