“Балыкка су кирәк, кошка – һава, җәнлеккә – урман, дала, таулар. Ә кешегә Ватан кирәк. Һәм табигатьне саклау – Ватанны саклау дигән сүз”, - Чистайның 1нче гимназиясендә экологик дәрес Пришвин сүзләре белән башланды. Балалар өчен ачык дәресне Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе хезмәткәрләре үткәрде. Дәрестә катнаштылар: Татарстан Республикасы “Муниципаль берәмлекләр советы” Ассоциациясенең башкаручы секретаре Александр Барышев, Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Хаматов, район мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Ирина Новикова.
Укучылар кунаклар белән бергә Татарстан Республикасының аеруча саклана торган территорияләре буйлап сәяхәткә чыктылар. “Тыюлыклар һәм милли парклар – уникаль табигый объектлар. Бары тик бу урыннарда гына хайваннарның һәм үсемлекләрнең сирәк төрләрен очратырга мөмкин. Тыюлыклы урыннар югалу чигендә торган тере организмнарны саклау максаты белән оештырыла”, - дип сөйләде экологлар. Экологик дәрестә республиканың саклана торган территорияләре турында видеосюжетлар күрсәтелде. Гимназистлар тыюлыклар темасына үзләренең күзаллавын киңәйтеп кенә калмады, ә экология өлкәсендә белемнәрен дә күрсәтте. Алар кеше һәм әйләнә-тирә мохитнең бер-берсенә нинди йогынты ясавы турында һәм табигать объектларын саклау өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында сөйләде. “Бүгенге көндә экологик белемлелек, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт безнең планетада кешенең исән калуы өчен ышанычлы нигез булып тора. Без – табигатебезнең хуҗалары, ә ул бөтен хәзинәләре белән кояш җылысын туплаучы. Һәм без табигатьне сакларга һәм киләчәк буыннарга күрсәтергә бурычлы. Бер буынын өзеп, без бөтен чылбырны җимерәбез бит. Әйдәгез, ата-бабаларыбыз калдырган һәм без бүген күрә торган табигатьне саклыйк!” – диде экологлар.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте