Бүген Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Югары Ослан районы укучылары өчен экологик дәрес үткәрде. Мероприятие Татарстанда Экология һәм җәмәгать урыннары елын ачуга багышланган иде. Әйләнә-тирә мохитне саклау буенча конкрет чаралар турында сөйләгәндә, мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы турында да әйтте. Бу система ярдәмендә калдыкларны санкциясез урнаштыру урыннары турында һәм җирлек рельефына сәнәгать һәм көнкүреш агынтыларын чыгарып ташлау фактлары турында мәгълүмат бирергә мөмкин. 2015 елда “Мәктәп экопатруле” системасы аша 1283 хәбәр килгән, 2016 елда – 8483. Әйләнә-тирә мохит мәсьәләләренә битараф булмаган барлык укучылар бу конкурста катнаша ала, шуның белән табигать саклау законнарын бозу очракларын ачуга ярдәм итәргә һәм призлар алырга мөмкин. Табигать саклау законнарын бозуга каршы көрәшнең тагын бер чарасын Роман Шәйхетдинов “Халык инспекторы” системасын файдалануда күрә. Искәртеп китәбез, кушымта ярдәмендә заявкаларны хәзер ике категориядә бирергә мөмкин – файдалы казылмаларны законсыз чыгару һәм калдыкларны санкциясез ташлау. Министр экология турында кайгыртуның бүген һәр гражданның көченнән килгәнлеге турында әйтте. Аның әйтүенчә, республиканың Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм Татарстанның Экология министрлыгы яңа технологияләрне файдалану һәм әйләнә-тирә мохиткә зыян китерү фактларына халыкның да, шулай ук күзәтчелек органнарының да тиз арада илтифат итүен тәэмин итү буенча уртак эшне дәвам итәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда Экология һәм җәмәгать урыннары елы уздыруга багышланган экологик дәресләргә 1нче мартта старт бирелде. Якын араларда алар Татарстанның барлык мәктәп һәм гиназияләрендә үтәчәк. Чаралар экологик белемнәрне пропагандалау һәм үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирү, экологик белем дәрәҗәсен күтәрү, балаларда туган як табигатенә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, дөньяга экологик карашлар формалаштыру, Татарстан Республикасында өзлексез экологик белем бирү һәм агарту системасын үстерүгә ярдәм итү максатында уздырыла.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте