Рөстәм Миңнеханов: “Яшәү мохите кешеләрнең хакимияткә мөнәсәбәтен формалаштыра”. Бүген Казанда “Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру” өстенлекле проекты буенча семинар утырышы булды.

2017 елның 6 марты, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру” өстенлекле проекты буенча семинарның пленар утырышында катнашты. Мероприятие Казанда “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәге мәйданчыгында узды. Утырышта Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Михаил Мень, Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Чибис, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Татарстан Республикасы төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, «Народный фронт «За Россию» иҗтимагый хәрәкәте башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Анисимов һәм башкалар катнашты. Үзенең сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов халык өчен уңайлы шартлар булдыру программасының Татарстанда 2 ел элек старт алганлыгы турында хәбәр итте. Бу вакыт эчендә Казанан алып зур булмаган район үзәкләренә кадәр барлык муниципалитетларда 189 объект тәртипкә китерелгән. Программаны гамәлгә ашырганда, проектлаштыру этабыннан башлап, объектны эксплуатацияләү белән тәмамлана торган комплекслы якын килү файдаланыла. Аның сүзләре буенча, тәртипкә китерелә торган җәмәгать урыннары күп булу сәбәпле, эшкә бик күп профильле белгечләр җәлеп ителгән: ландшафтчы-яшелләндерүчеләр, эколог-практиклар, инженерлар, ут буенча белгечләр һ.б. Алар өчен, шулай ук студент-архитекторлар өчен һәр елны аларның компетенцияләрен, белем һәм күзаллауларын үстерүгә юнәлтелгән мастер-класслар уздырыла. “Без беренче елны парк һәм скверларны төзекләндерүдән башладык, аннан соң су саклау зоналары буенча мероприятиеләр булды. Быел без бу ике программаны бергә берләштердек – “Җәмәгать урыннарын үстерү”. Аңларга кирәк, халык бу үзгәрешләрне бик позитив кабул итә: яңалыклар йорт яны территорияләренә дә, скверларга да карый. Ял өчен уңайлы мохитне булдыру гына түгел, аны алга таба да карап тору мөһим”, - диде Татарстан Президенты. “Быел бездә яңа программа. Без әлегә үз ресурсларыбыз хисабына эшли башладык. Мин әлеге программаны ким дигәндә бишьеллык итеп эшләү кирәклегенә инанам, - дип асссызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Яшәү мохите хакимияткә мөнәсәбәтне формалаштыра. Мин Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының бу инициативасын хуплыйм һәм безнең тәҗрибә һәм алымнарыбыз турында сөйләү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәм”.

Михаил Мень үзенең чыгышы барышында әлеге эшкә узган ел Россия Президенты Владимир Путин рәислегендә узган Дәүләт Советы утырышында старт бирелгәнлеген, шәһәр мохитен төзекләндерү, үстерү турында сүзләрнең беренче тапкыр анда яңгыраганлыгын искәртте. Элегрәк бу муниципаль хакимиятнең бурычлары дип санала иде. Нәтиҗә буларак, Россия Президенты һәм Россия Хөкүмәте йөкләмәсе буенча Россиянең Төзелеш министрлыгы “Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру” өстенлекле проектын әзерләде.

ММЧ вәкилләре сорауларына җавап биргәндә, Рөстәм Миңнеханов әлеге мәйданчыкың нәтиҗәлелеген билгеләде. “Һәр субъектның җәмәгать урыннарын үстерү өлкәсендә үз уникаль тәҗрибәсе бар. Үз эш алымнарың турында сөйләргә кирәк. Бөтен нәрсәне яңабаштан уйлап чыгаруда мәгънә юк, чөнки бу бик кыйммәт булачак. Татарстанның, үз чиратында, шулай ук сөйләр нәрсәләре бар”, - диде ул. Комплекс  холларының берсендә шәһәр мохитен һәм җәмәгать урыннарын үстерү мәсьәләләренә багышланган күргәзмә оештырылган иде. Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Мень торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге иң яңа технологияләр белән, өй яны территорияләрен, парк һәм сквер зоналарын төзекләндерү эшендәге алдынгы тәҗрибә белән таныштылар, җирле кече архитектура формалары җитештерүчеләрнең продукциясен карадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International