Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм Түбән Кама башлыгы Айдар Метшин ЭКОдәрестә катнаштылар.

2017 елның 4 марты, шимбә

Бүген Түбән Каманың 28нче мәктәбендә гадәти булмаган дәрес үтте. Аны Балалар экология-биология үзәге педагоглары һәм “Экоград” фәнни җәмгыятеннән балалар уздырды, ә Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин  һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе башлыгы  Алексей Лобанов экспертлар булды. “Экологик тәрбия һәм белем бирү бүгенге мәгарифнең үзәгендә тора, аның заманча системаларын һәм тулаем җәмгыятьне үзгәртеп коруга  ачкыч булып хезмәт итә. Бүген экологик белем бирүнең роле аеруча актуаль, ул - әхлакның нигезе һәм кешеләрнең гамәли тормышындагы күпсанлы мәсьәләләрне хәл итүдә таяныч”, - дип билгеләде Кама аръягы ТИ башлыгы. Занятие барышында экологик конкурслар һәм олимпиадалар призерлары Тимур Порываев һәм Алинә Гәрәева үзләренең эко-проектлары белән чыгыш ясадылар. Мәктәп укучыларының беренче доклады ТАНЕКОда табигать саклау технологияләре темасын ачты. Тимур Порываев “яшел” технологияләр буенча дөнья рейтингында иң югары урында диярлек  торучы бу заводка экскурсиядән алган тәэсирләре белән уртаклашты. Сүз предприятиенең зарарлы чыгармаларыннан  әйләнә-тирә мохитне саклау өчен булган югары дәрәҗәдәге җаваплылык турында гына бармый, ә күрше заводларның калдыкларын утильләштерү проблемаларын хәл итүдә булыша торган җитештерү эше турында да бара. ТАНЕКО бөтен  нефтьне “ваклыкларына кадәр” эшкәртә, һәм ахырда экологияне бик аз зарарлый торган тонык нефть продуктлары алына. Ә менә Алинә Гәрәева, зур сәнәгать проблемаларыннан читкәрәк китеп, укучыларның игътибарын уникаль табигый территория  булган  Аккош күленә юнәлтте. Иң кызыгы: башта аккошлар биредә озакка сузыла торган миграция очышлары вакытында ашап һәм ял итеп алырга гына туктала торган булсалар, 2012 елдан бирле кайберләре оя кора һәм кышларга да кала башлаган. Ярты квадрат километрдан азрак мәйданлы ямьле күл түбән камалылылар өчен җирле ландшафтның кечкенә генә гәүһәренә әверелде, дип билгеләде ул. Алинә Гәрәева мәйданга Дала Зәе, Чишмә елгалары һәм Борок дачасы кебек  табигать һәйкәле статусы бирергә тәкъдим итте. Шулай ук, ваемсыз туристлар сак кошларны (алар арасында аккошлар гына түгел, саклана торган башка кошлар да бар) куркытмасын өчен,  трассаның икенче ягында карау мәйданчыгы эшләргә тәкъдим итте. Айдар Метшин Аккош күле турындагы чыгышның эчкерсезлеген бәяләде һәм чаралар күрергә сүз бирде. Моннан тыш район башлыгы Түбән Камада чүпне аерым җыю системасы булдыру буенча сорауга тәфсилле җавап бирде. Кайбер ишегалларында инде мондый контейнерлар урнаштырылган, әмма әлегә тулы система оешмаган. Аның сүзләре буенча, чүпне җыю һәм төрләргә аеруны гына түгел, ә дөрес утильләштерүне дә үз эченә ала торган тулы цикл булырга тиеш.

Исегезгә төшерәбез, 1нче мартта Татарстанда Экология һәм җәмәгать урыннары елы үткәрүгә багышланган экологик дәрсләргә старт бирелде. Якын көннәрдә алар Татарстанның барлык мәктәп һәм гимназияләрендә узачак. Мероприятиеләр экологик белемнәрне пропагандалау һәм үсеп килүче буынны тәрбияләү, экологик белем дәрәҗәсен күтәрү, балаларда туган төбәк табигатенә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, дөньяга экологик караш формалаштыру, Татарстан Республикасында өзлексез экологик белем бирү һәм агарту системасын үстерү максаты белән үткәрелә.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International