Ирек Зиннуров: “Туган төбәккә мәхәббәт һәм аның табигый байлыкларына сакчыл мөнәсәбәт үзеңнән башлана”. Арча районында экологик дәрес узды.

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров Арча районында экологик дәрес үткәрде. Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елын ачуга багышланган мероприятие Арчаның “Казан арты” тарих музеенда Социаль белем академиясе укучылары өчен уздырылды. Татарстан экосистемаларының төрлелеге турында сөйләп, экс-ватерполист гражданнарда экологик үзаң үсешенең әһәмиятен ассысызыклады. “Туган төбәккә мәхәббәт һәм аның табигый байлыкларына сакчыл мөнәсәбәт үзеңнән башлана, - диде Ирек Зиннуров. – Әйдәгез, җаваплырак булыйк, табигатьтә ял иткәч, үзебездән соң чүп калдырмыйк, табигать ресурсларына, шул исәптән суга, сакчыл мөнәсәбәттә булыйк. Һәркем аңларга тиеш: табигать безнең уртак йортыбыз, аның никадәр гармонияле, чиста һәм матур булуы безгә бәйле”. Арча яшьләрен депутатның чыгышы битараф калдырмады, аларның күбесе дәрестән соң экологик инициатива һәм тәкъдимнәре белән уртаклаштылар.

Мероприятиенең максаты – республиканың үсеп килүче буынында экологик белемнәр тарату, табигый ресурсларга һәм әйләнә-тирә мохиткә җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International