Суны, һаваны, туфракны тикшерү һәм районның экологик проблемаларын ачыклау. Идел аръягы ТИ экологлары Экология һәм җәмәгать урыннары елы кысаларында “Табигать һәм без” дигән конференция уздырдылар

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Чүпрәле районының яшь тикшеренүчеләре Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре оештырган “Табигать һәм без” дигән I район фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар. Мероприятие Экология һәм җәмәгать урыннары елы кысаларында узды. Конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән конференцияне оештыручылар мөрәҗәгать итте. “Туган табигать – кодрәтле мөгаллим, аннан бала белем һәм кичерешләр ала. Тере булмаган һәм тере табигать объектларына карата кызыксыну шактый иртә барлыкка килә, шуңа күрә  мәктәп елларында үсмерләрнең әйләнә-тирә мохиткә карта ихлас кызыксынуын хуплау һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү бик мөһим”, - диде экологлар.

         Үзләренең докладларын һәм презентацияләрен укучылар дүрт секциядә тәкъдим иттеләр:

  1. Хайваннар экологиясе.
  2. Кеше экологиясе һәм аның сәламәтлеге.
  3. Әйләнә-тирә мохит һәм туган як экологиясе.
  4. “Без Җир планетасында яшибез” плакатлар конкурсы.

Укучыларның фәнни-гамәли эшчәнлеге үз эченә түбәндәгеләрне алган иде: хайваннарның үз-үзен тотышын өйрәнү; төрле факторларның кеше сәламәтлегенә йогынтысын тикшерү; һаваның, район сулыклары һәм су агымнарының чисталыгын физик һәм химик алымнар белән тикшерү; пычранган һаваны һәм аның кешегә зыян китерүен өйрәнү; туфрак үзлекләрен өйрәнү. Алынган нәтиҗәләр нигезендә укучылар районның экологик проблемаларын ачыкладылар, аларны түгәрәк өстәл артында Идел аръягы ТИ инспекторлары белән бергә тикшерделәр.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International