Татарстанның яшь галимнәре Хакасия Республикасының геологик объектларын өйрәнүдә катнаша алалар.

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Хакасия Республикасында “Җир турында фәннәр. Хәзерге торышы” IV Бөтенроссия яшьләр фәнни-гамәли  мәктәп-конференциясе булачак. Мероприятие 31нче июльдән 6нчы августка кадәр Новосибирск дәүләт университетының геология-геофизика факультетының “Шира” өйрәнү полигоны базасында  узачак. Конференциядә 35 яшькә кадәрге студентлар, аспирантлар, яшь галимнәр һәм белгечләргә катнашырга рөхсәт ителә. Геологиянең төрле өлкәсендә эшләүче әйдәп баручы галимнәрнең  докладлары һәм фәнни мәктәпләре планлаштырылган; кызыклы геологик объектлар буенча кыр экскурсияләре үткәреләчәк.

Конференциянең төп юнәлешләре (секцияләре):

  • Төбәк геологиясе һәм тектоника;
  • Файдалы казылмалар чыга торган урыннар геологиясе;
  • Петрология һәм минералогия;
  • Литология һәм седиментология;
  • Нефть һәм газ геологиясе һәм геохимиясе;
  • Гидрогеология һәм геоэкология;
  • Палеонтология һәм стратиграфия;
  • Геофизика һәм геомеханика;
  • Җир турында фәннәрдә географик мәгълүмат системасы һәм дистанцион зондлау.

Конференция материалларын электрон җыентыкта бастыру планлаштырыла. Конференция материаллары Фәнни цитаталаштыруның Россия Индексында  (РИНЦ) индекслаштырыла.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International